Һәрвакыт пөхтә һәм чиста киенеп йөрүче, яшь күңелле, тынгысыз йөрәкле, кешеләрне намазга өндәүче, иманга чакыручы Айтмөхәммәт хаҗины соңгы юлга озатырга килгән халык өйгә сыймады.
Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Чөнки Омскида, татарлар арасында, аны белмәгән кешеләр булса да, күп түгелдер. Айтмөхәммәт абый кемнеңдер баласына исем кушкан, кемнәргәдер никах укыган, Коръән ашларында дин тәрбиясе турында сөйләп, кемнәрнеңдер «күзен ачкан». Яше 80нән артуга карамастан, үлем-китем булган очракларда да ул ярдәмгә, киңәш бирергә, җеназа укырга килеп җитә торган иде.
Айтмөхәммәт абый Икенче дөнья сугышы ветераны. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Жуков ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Әле күптән түгел генә аңа Беларус президенты Александр Лукошенкодан юбилей медале тапшырылган иде.
Омски өлкәсе Усть-Ишем районының хәзер юкка чыккан Түлегән авылында туып үскән Айтмөхәммәт абый сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта. Кайтуына колхоз эшенә керешкән егетне рәис итеп сайлыйлар.
Әмма язмыш җилләреме, тагы нинди дә булса башка сәбәпме, озакламый Айтмөхәммәт абый Иркутски ягына, Тайшет шәһәренә китә. Ул вакытта инде алар күрше Абаул авылы кызы Хатибә белән тормыш корып җибәргән булалар. Беренче кызлары Мәрьям анда туа.
1957 елда Айтбаевлар гаиләсе Омскига кайтып урнаша. Ул озак еллар кирпеч заводында эшли. Аларның тагын өч баласы – кызлары Альбина һәм Венера, уллары Марат дөньяга килә. Хатибә апа белән Айтмөхәммәт абый балаларына яхшы тәрбия, белем бирә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Новосибирскида яшәүче Марат хәрби табиб, госпиталь мөдире, подполковник. "Әтием тәрбиясе, бу дәрәҗәгә җитүем белән мин әтиемә рәхмәтлемен", ди ул. Ике югары белем алган кызлары Мәрьям дә әтисенә рәхмәтле.
Айтмөхәммәт абый балаларына да, оныкларына да яхшы милли тәрбия биргән. Оныклары – Наил, Илдар, Рушан, Дамира, Зөфәр, Рәүф – акыллы, тәүфыйклы, илтифатлы балалар.
Өч мәртәбә хаҗ кылу насыйп була Айтмөхәммәт абыйга, дин юлында гомеренең күп өлешен үткәрә. Сугыш вакытында ук ул догаларын калдырмый, ходай саклады, исән-сау кайттым, ди. Авыллардагы зиратларның торышы аны борчый. Аеруча соңгы елларда. 2000 еллар башында үзенең туган авылы Түлегән зиратын киртәләүгә ирешә.
Айтбаевларның бер кызлары Венера яшьли үлеп китә, бу кайгыны бергәләп кичерәләр, ә 14 ел элек Хәтибә апа үзе дөнья куя. Айтмөхәммәт абый ялгыз калса да, берүзе булмый, хәләл җефетен югалту кайгысын уртаклашырга янында балалары, оныклары – юанычлары була.
Әмма тагы кайгы килә - күптән түгел генә каты авырудан кызы Альбина вафат була. Бу кайгыны олы яшьтәге Айтмөхәммәт абый кичерә алмый, аяктан егыла, табибларның тырышуына карамастан, 5 көннән соң дөнья куя.
Шулай итеп, арабыздан тагы бер ветераныбыз китте. Кеше гомере эзсез булмыйдыр. Айтмөхәммәт абый үзеннән якты эз, якты хатирәләр, изге эшләр калдырды.