Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Blackwater сакчыларына чыгарылган карарны кире шикаять итәчәген сораячак


Америка мәхкәмәсе тарафыннан тыныч гыйраклыларны үтерүдә гаепләнгән Blackwater куркынычсызлык агентлыгының элекке хезмәткәрләренә чыгарылган карарны кире шикаять итү өчен Гыйрак АКШ хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәк.

Гыйрак вәкиле билгеләвенчә, әгәр карар киредән тикшерелмәсә, бу АКШ белән Гыйрак арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да кискенләштерәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне Кушма Штатларда федераль хөкемдар гаепләнүчеләргә басым һәм эш югалту белән янау нигезендә белдерүләрен кулланып, хөкүмәтнең аларның конституция хокукын бозуын ачыклаган.

2007 елның сентябрендә Багдадта американ дипломатларын озатып йөрүче Blackwater сакчылары экстремистлар һөҗүменә ут ачу белән җавап биргән. Нәтиҗәдә 14 тыныч кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG