Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан карга батты


Яңа елның беренче дүшәмбесендә Казанда аяз, әмма 4 көн бертуктаусыз яуган кар әле дә күпләргә тынычланырга ирек бирми. Машина йөртүчеләр, бигрәк тә, көнозын маршрут автобусы руле артында утыручылар юлларның кардан чистартылмавыннан зарлана.

Республика районнарыннан башкалага килүчеләр исә, шәһәр арты юлларының да кардан яхшырак чистартылуын әйтә.

Казан хакимияте матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ләззәт Хәйдәров сүзләренчә, Казанда юллар тиешле дәрәҗәдә чистартыла. Билгеле, кайбер йортларның ишегалларында карның артык күп булу проблемасы бар. Әмма моңа карап кына, юлны чистартучыларны эшләмәүдә гаепләп булмый, ди ул.

“Кар җыючыларны начар эшләүдә гаепләргә ярамый. Бу ялгыш фикер булыр иде. Берничә тәүлектә Казанда айлык нормадан артык кар яуды. Бүген шәһәрдә кар көртләре бик күп. Урыны белән калынлыгы 1 метрдан да артып китә.

Узган төндә Казан хакимиятендә “Буран” планы игълан ителгән иде. Хакимиятнең Башкарма комитет рәисе Рәфис Борһанов район башлыкларын, юлга бәйле булган ширкәт җитәкчеләрен, торак оешмалары вәкилләрен җыйды. Моның уңай нәтиҗәләре дә бар. Ике-өч көн рәттән 10ар мең тонна кар чыгарылса, узган төндә 20 мең тонна кар чыгарылды. Безнең төп эш шәһәрдә хәрәкәтне туктатмау иде. Казанда төп урамнар бөтенесе диярлек кардан чистартылган. Бары тик кайбер йортларның ишегалларында кар күп. Аларны исә һәр йортның үзенең җыештыручысы карарга тиеш. Сер түгел, гадәттә ул олы апа-абыйлар. Аларны да аңлап була. Көн-төн эшләргә кеше тимер түгел. Әмма аларга билгеле бер техника белән ярдәм итү бик кыен. Чөнки ишегаллары гадәттә машиналар белән тулган”, ди Ләззәт Хәйдәров.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин исә, кайбер хакимият түрәләре үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәвен әйтә.

“Берничә көн дәвам иткән карлы бураннар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен нык борчый. Йортларның ишегалларында җыелган кар аркасында , янгын сүндерү, ярдәм күрсәтү машиналары тиешле җиргә үтеп керә алмый. Моннан тыш безне, бина түбәләрендә җыелган кар өемнәре борчый. Алар түбәнең ишелүенә китерергә мөмкин. Казанның шундый халәттә булуында кайбер хакимият җитәкчеләренең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве дә сәбәп булып тора. Шуңа күрә, урамнарны кардан чистарту хезмәтләренә, беренче чиратта күп кеше эшләгән биналар, йортлар ишегалларын чистартуны карарга кирәк”, ди Андрей Родыгин.

Аның сүзләренчә, әлегә кар өемнәре астында калып үлүчеләр юк. Әмма Родыгин, узган елгы казаларны искә алды. Билгеле булганча, былтыр Бөгелмә һәм Минзәлә районнарында кар астында калып 5 бала вафат булды.
XS
SM
MD
LG