Грузиядә бүгеннән башлап рус телендә яңа халыкара ТВ каналы эшли башлады. Грузия президенты Саакашвили тырышлыгы белән ачылган "Беренче кавказ каналын" Грузия хакимияте финанслаячак. Каналны Грузиядән кала, Русия һәм башка берничә чит илдә карап булачак.
Каналның рәсми интернет сәхифәсендә урын алган белдерүдә Грузия президенты Саакашвили, каналның Русиягә каршы пропаганда максатында кулланылачагы турындагы гаепләүне кире какты.
Канал хезмәткәрләре арасында элекке Чечния президенты Җәүһәр Дудаевнең тормыш иптәше Алла Дудаева һәм танылган журналист Олег Панфилов да бар. Аларнын икесе дә Грузия ватандашлыгын алган иде.
Канал хезмәткәрe журналист Панфилов, чит илдәге кешеләргә Грузия турында күбрәк мәгълүмат бирү ниятендә бу эшнең башлануын әйтте.
Икенче яктан, каналның ике ил арасындагы киеренкелекне тагын да арттырачагы турында борчылулар бар.
Грузиянең Русиядәге элекке илчесе Эроси Кицмаришвили каналны "зур хата" буларак атады.