Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ турында урысча, әмма Мәскәүчә түгел


Грузиядә урыс телендә “Беренче кавказ каналы” эшли башлады. Тапшырулар җитәкчелеге сүзләренчә, канал беренче чиратта татулык урнаштыруны, Кавказның төрле төбәкләре турында күбрәк мәгълүмат җиткерүне күздә тота. Кайберәүләр моны Мәскәүне котырту дип саный.

Дәүләт хисабына тотылучы әлеге телеканал иярчен аша Русия төбәкләренә дә күрсәтеләчәк. Әлегә тапшыруларны интернетта гына карап була.

Русиягә юнәлдерелгән телевизион канал булдыру башлангычында Грузия президенты Михаил Саакашвили торуын шикләнмиләр. Чөнки ул еш кына Русия халкына Грузия турында чын дөреслекне җиткерергә теләвен әйтә килде. Бу максатлар өчен Саакашвили дәүләт казнасыннан 3 миллион доллар бүлү турында йөкләмә биргән. Яңа телевизион канал ачылу белән котлавында ул моңа бик шат булуын әйтте.

“Бу Грузия, грузин халыклары өчен бик мөһим. Чөнки без урыс телен югалтмаска тиеш, бу мәдәниятнең бер зур өлеше. Икенчедән, җәмгыятьтәге халыклар бер-берсе турында белеп яшәргә тиеш”, ди ул.

Күп урын сәяси тапшыруларга бирелә

“Беренче кавказ каналы”ның инде тапшырулар исемлеге әзерләнгән. Анда шактый гына сәяси тапшырулар кергән. Мисал өчен төбәктәге хәлләр һәм анда Русиянең тоткан урыны, совет вакыты җинаятьләре, Кавказдагы хәлләргә төрле белгечләрнең бәяләмәләре һәм башкалар. Шулай ук борынгы архитектура, милли уен коралларының барлыкка килүе, халык авыз иҗаты турында да сөйләнәчәк.

Әлбәттә, Кавказдагы хәлләр турындагы тапшырулар башка урыс телле каналларыннан аерылачак. Һәм бу, мөгаен, Мәскәүгә ошап бетмәс.

Тапшыруларны алып баручылар арасында да Ичкериянең элекке президенты Джохар Дудаевның хатыны Алла Дудаева һәм экстремаль журналистика үзәге җитәкчесе Олег Панфилов кебек шәхесләр бар. Алар икесе дә Грузия ватандашлыгын алган иделәр.

Панфилов аның тапшыруы бары таныштыру юнәлешендә генә барачагын әйтә.

“Телевизион канал Грузиядән читтә яшәүчеләрне ил белән таныштырачак. Төрле кешеләр белән әңгәмәләр, тарихи күзәтүләр, истәлекле урыннар, милли азчылык халыклары турында мәгълүматлар булачак. Кызганычка, Русия пропагандасына бирелеп күпләр Грузияне дошман ил кебек кабул итә. Мин исә чынлыкта Грузиянең нинди булуын күрсәтәсем килә”, диде ул.

Грузия оппозициясенең үз фикере

Телевизион каналның Төньяк Кавказ һәм Русия көньягында тапшырулар башлавы Грузиядә төрле бәхәсләр тудырды. Оппозиция башлыкларының берсе Георгий Хаиндрава әйтүенчә, грузин хакимияте Кремльгә яңа агрессия өчен сәбәп тудыра.

“Бу чын-чынлап котырту. Минем уйлавымча, әлеге каналдан бернинди яхшылык көтәсе түгел, Саакашвилиның үзеннән һәм хөкүмәтеннән кебек үк. Бу Русия хакимиятенә безне гаепләү өчен бик җитди дәлил булып торачак. Инде хәзердән үк Кремль һәм Дәүләт Думасыннан әлеге канал агитация һәм террорчылык, ваһһабчылык, мөселман экстремизмын яклау өчен кулланылачак диләр”, ди ул.

Каналның тапшырулар җитәкчесе Зураб Двали сүзләренчә, әлегә Төньяк Кавказ, Цхвинал, Сухумдагы хәбәрчеләр белән проблем бар. Әмма ул беренче чиратта Кавказда дуслык булдыруны максат иткән телевизион каналда бу тиз хәл ителер дип өметләнә.

Инде 12 гыйнвардан “Беренче кавказ каналы” тапшырулары иярчен аркылы күрсәтелә башлаячак.
XS
SM
MD
LG