Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү динне сатып алмакчымы?


Русия җитәкчелеге совет заманында чиркәүдән тартып алынган мөлкәт кире кайтарыла башларга тиеш ди. Татарстан дин әһелләре арасында “күп акчалар биргәч, җитәкчелек чиркәүгә социаль эшчәнлек, билгеле бер идеология алып бару эшен тагачак” диючеләр дә бар.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве башлыгы Дмитрий атакай телевизордан Русия премьер-министры Владимир Путин белән урыс православ чиркәве патриархы Кириллның очрашуын исе китеп карап утырган. Бу очрашу вакытында Путин 2010 елда Новодевичий монастырьнең кире чиркәүгә кайтарылачагы турында әйтте. Алай гына да түгел, ил җитәкчелеге фикеренчә, совет заманында чиркәүдән тартып алынган мөлкәтне кире кайтару мәсьәләсе цивиль рәвештә хәл ителә башларга тиеш.

Дмитрий атакай исә, Русия башкаласындагы бу күренешләрне күз буяу гына ди. “Татарстан районнары кебек провинцияләргә әлеге сый-хөрмәтнең мәңге барып җитәчәге юк. Моңарчы да матди ярдәм булмады, моннан соң да аның булачагына ышанмыйм”, ди Дмитрий атакай. Советлар заманында тартып алынган мөлкәтне кире чиркәүгә кайтаруга мөнәсәбәттә Дмитрий атакай мондый фикер белдерде.
Дмитрий атакай

“Путинның чиркәү мөлкәтен кире кайтарырга кирәк дигән сүзе, күпләрне куркыта башлады. Эшкуарлар иң элек үз җирләре өчен борчыла. Әмма җитәкчелекнең чиркәү мөлкәтен кире кайтару теләге шикләндерә. Миңа ышануы авыр. Минемчә, бу мөлкәт чиркәүгә кирәкми дә. Чөнки күп акчалар биргәч, телиме теләмиме, чиркәүгә социаль эшчәнлек, билгеле бер идеология алып бару эшен тагачаклар”, ди Дмитрий атакай.

Аның бу фикерен кайбер дин белгечләре дә хуплый. Җәмәгатьчелектә, Русия патриархы итеп Кирилл билгеләнгәннән соң, чиркәүнең сәяси эшләрдә катнашуы артты, дигән фикерләр дә булгалады. Кириллның мәгълүмат чаралары аша төрле чыгышлар ясавы, Украинага 10 көнлек сәфәре моңа дәлил булды.

Муниципаль һәм федераль мөлкәт хисабында саналган корылмаларны чиркәүгә кайтару буенча махсус канун проекты да каралган икән. Владимир Путин сүзләренчә, әлеге корылмалар элекке хуҗаларына төзекләндерелеп кайтарылырга тиеш. “Бүген дәүләт чиркәү корылмаларын төзекләндерүгә сәләтле”, ди ул. Бу максатларга җитәкчелек 2 миллиард сум бүлеп бирергә вәгъдә итә. Русия мәдәният министры Александр Авдеев әлегә, елга 80-100 чиркәү төзекләндерелә ди.

Чиркәү мөлкәтенең кире кайтарылуы мәсьәләсе, Татарстан дин әһелләрен дә борчый. Билгеле Советлар заманында чиркәү белән беррәттән мәчетләр дә күп кенә мөлкәтен югалткан. Аларны кире кайтару турында әлегә Русия җитәкчелеге ләм мим. Югары даирәләрдә очрашулар да бары тик христиан дине әһелләре белән генә үткәрелә.

Русиянең башка төбәкләрендә ничектер, әмма Татарстан дин әһелләре исә, мөлкәт бүлешү мәсьәләсендә проблемалар булса да күп түгел ди. Республика мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Татарстанда мәчеткә караган мөлкәтнең 90%ы кире кайтарылды ди. Әмма аны бу корылмаларның хәле борчый.
Госман Исхакый

“Путинның христианнарга чиркәү мөлкәтен кире кайтару турында хәбәрен ишеткәч сөендек. Чөнки Русиядә диннәр буенча канун христианнарга гына түгел, ә мөселман һәм башка диннәргә дә кагыла. Мәчет мөлкәтенә килгәндә, республикада вакф җирләре берничә ел элек кайтарыла башлады. Бүген бу мөлкәтнең 90%ты кайтарылды. Моның өчен республика һәм Казан шәһәре җитәкчелегенә рәхмәтле. Мәсәлән, Татарстан урамындагы 10нчы йорт, Тукай урамындагы 3нче йортта төзелгән “Госмания” мәдрәсәсе, Зәңгәр мәчет, Кызыл мәчет, Нурулла мәчете һәм башка күп кенә корылмалар кайтарылды.

Бүген бер генә чишелмәгән мәсьәлә бар – бу биналарны ничек төзекләндереп, мөселманнарга файда китерә торган итәргә. Коммунистлар 70-80 ел файдаланган биналар безгә бик иске харәбә хәлендә кайтарылды. Аларны төзекләндерү өчен күп акча кирәк. Минемчә, Путин вәгъдә иткән 2 миллиард сум христианнарга гына түгел, ә башка дин әһелләренә дә каралган. Моның өчен без әлбәттә хөкүмәтебез аша үзебезнең фикеребезне әйтәчәкбез. Әлегә Татарстанда вакф биналарын төзекләндерер өчен акча бирүче дәүләт программалары юк. Әмма бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Русия күләмендә генә әлеге мәсьәләгә игътибар ителгәч, без Татарстан җитәкчелегеннән бу максатларда акча сорарга хаклыбыз”, ди Госман Исхакый.

Дингә караган мөлкәтнең кире кайтарылуын дин әһелләре төрлечә кабул итсә дә, бу тармактагы белгечләрне бары бер фикер берләштерә - Русия җитәкчелеге христиан диненә игътибарны сәяси кызыксынуларыннан чыгып арттыра.
XS
SM
MD
LG