Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры Русиягә бара


Русия хөкүмәт башлыгы Владимир Путин чакыруы нигезендә, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Мәскәүгә барачак.
Сәфәр 12-14 гыйнварга билгеләнгән. Ике ил хөкүмәт башлыгы Төркия һәм Русия арасындагы икътисади хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк.

Төркия президенты Абдулла Гүлнең былтыр февраль аенда булган сәфәре вакытында кул куелган протокол нигезендә стратегик уртаклык мөнәсәбәтләрен арттыру мәсьәләсе каралачак.

Русиянең энергия ширкәте "Транснефть" һәм "Роснефть"нең Самсун-Җәйһан нефть үткәргеченә уртак буларак кушылуы ихтимал. "Зәңгәр агым-2" газ үткәргече проекты да тәмамлана. Сәфәр вакытында, Израиль, Кыбрыс һәм башка Якын Көнчыгыш илләренә газ җибәрү максатында булдырылачак икенче Зәнгәр агым проекты өчен Израиль-Русия-Төркия уртаклык төркеме булдыру мәсьәләсе көнүзәк темаларның берсе.

Шулай ук Азәрбайҗандагы хәл, аерым алганда, Карабах мәсьәләсе дә күтәрелер дип көтелә. Төркия тәкъдим иткән Кавказ хезмәттәшлеге һәм тотрыклык платформы яңадан каралачак. Төркия Русиянең Ереванга булган тәэсирен күз алдында тотып, Русиядән Карабах мәсьәләсен чишүдә әүзем роль уйнавын таләп итә.
XS
SM
MD
LG