Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстандагы террор һөҗүмендә 6 кеше үлде


Дагыстанда булган террор һөҗүмендә 6 милиция хезмәткәре үлде, 15 кеше яраланды.

Шартлау Дагыстан башкаласы Мaхачкала тирәсендәге иминлек идарәсе бинасы алдында оештырылган. Вакыйганы күргән кешеләр әйтүенчә, бомба төялгән бер машина белән бинага керергә теләгән кешене милиция туктата. Соңыннан террорчы бомбаны шартлату белән тирә-яктагы 5 милиция шартлау булган җирдә һәлак була.

Соңыннан авыр яраланган кешеләр арасында 2 кешенең дә һәлак булуы белдерелде. Хастәханә башлыгы Омаров террор гамәле вакытында авыр яраланган 15 кешене коткарырга тырышулары турында әйтте.

Русия президенты Дмитрий Медведев ФСБ башлыгы Александр Бортниковка шалтыратып, һөҗүм турында кирәкле тикшерүне бик сизгерлек белән алып баруны таләп итте. Медведев шулай ук ФСБдан Төньяк Кавказда иминлекне арттырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG