Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы шартлауда 4 бала үлде


Әфганстанның көнчыгышындагы Нанграһар вилаятендә бер мина шартлавы нәтиҗәсендә, 4 бала һәлак булды, дистә кеше яраланды. Яраланганнар арасында НАТО харбиләре дә булуы хәбәр ителә. Әфган эчке эшләр министры белдерүенчә, мина полиция машинасы юлдан узган чакта шартлый. Рәсмиләр моны интихарчы һөҗүме дип атады.

Вилаять башлыгы сүзчесе Әхмәт Зия әйтүенчә, АКШ тарафыннан башланган юл проектын контроль итү максатында килгән хәрбиләр машинасы юлында мина шартлый. Һәм хәрбиләр янына җыелган балалардан 4се үлә. НАТО рәсмиләре үлгәннәр арсында 9 хәрби булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG