Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәшмирдәге һөҗүмдә 8 Һиндстан полициясе яраланды


Һиндстанның Кәшмир вилаятендәге Шринагар шәһәрендә һинд полициясе белән аерылыкчы мөселман сугышчылары арасында кичә башлаган бәрелешләр туктатылды. 1 полиция хезмәткәре үлде, сигезе яраланды.

Полиция хезмәткәрләре вакыйганың Шринагар башкаласының сәүдә үзәгендәге бер һотелдә яшеренгән ике сугышчы тарафыннан башлануын, сугышчыларның бомба һәм мылтык белән һөҗүм итүен әйтте. Әлеге һөҗүм соңгы ике елда сугышчыларның Һиндстан полициясенә каршы оештырган иң көчле һөҗүм дип санала.

Пакстан белән Һиндстан арасында 100 елдан бирле низаг тудырган Кәшмир хәзерге вакытта Һиндстан һәм Пакстан идарәсен дип икегә бүленгән. Төбәкнең 20% гына Пакстан хакимияте карамагында.
XS
SM
MD
LG