Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран оппозиция башлыгы Карруби машинасына һөҗүм булган


Иран оппозициясе интернет сәхифәсендә оппозиция башлыкларыннан Мәһди Каррубинең машинасына ут атылуы белдерелә. Интернеттa урын алган мәгълүматка караганда хакимият тарафдарлары Мәһди Карруби машинасына ут ата.

Карруби һөҗүмнән зыян күрмичә исән котылган.

Вакыйгадан алда Мәһди Карруби, соңгы каршылык чараларында һәлак булган бер оппозиция тарафдарынын үлем мәрасименә катнаша. Мәрасим булган өйгә соңыннан 500ләп кеше таш ата башлый. Вакыйга урынына килгән полиция Каррубине бинада чыгарып машинасына кадәр озата. Ләкин протестчылар аның машинасына бу юлы ут белән һөҗүм итә башлый.

Бу вакыйга турында рәсми реакция булмады.

Мәһди Карруби оппозициядә урын алган реформачы сәясәтчеләреннән берсе иде. Ул былтыр июнь аенда узган президент сайлавында президент Әхмәдиниҗатка көндәш буларак сайлау ярышына катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG