Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабарда-Балкарда кар ишелмәсе нәтиҗәсендә, 5 альпинист үлгән


Аларның барысының мәетләре инде табылган. Һәм эзләү эшләре төгәлләнгән.

Үлгән биш кеше арасында альпинистлар төркеме җитәкчесе дә бар. Дүрт кеше элегрәк исән калган иде.

Альпинистлар Хуламо-Безенгийски тарлавыгында Гедантауга менәргә тырышкан.

Эзләү чараларында 30 коткаручы һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике боралагы катнашты.
XS
SM
MD
LG