Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты атом программасыннан баш тартуны кабат кире какты


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат бүген кабат яңа халыкара чикләүләргә карамастан, аның иле атом програмыннан баш тартмаячагын әйтте.

Иран алдан билгеләнгән вакытка - 2009 ел азагына кадәр алдынгы илләрнең атом проблемнарына бәйле тәкъдимнәренә җавап бирмәде.

Wall Street Journal американ басмасы хәбәр итүенчә, АКШ финанслар министрлыгы Ислам инкыйлабының сак корпусына тулысынча яки өлешчә караган кайбер Иран ширкәтләренең финанс чараларына чикләү кертмәкче.

Корпус өре хәрби оешма булудан тыш, икътисади эшчәнлек тә алып бара.
XS
SM
MD
LG