Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә доллар һәм евро бәясе төште


Мәскәүдә Банкара валюта биржасында башланган алыш-бирештә доллар һәм евроның бәясе нык кына төште. Сишәмбегә долларны 29,5 рубльгә тәкъдим итәләр иде. Ягъни долларның хакы 70-80 тиенгә төште.
Евро бәясе 50 тиенгә төште һәм 42,95 рубльгә җитте.

Белгечләр моны дөнья базарларында нефтьнең бәясе арта буруы һәм капитал тотучыларның оптимистик рухта эш итүе белән аңлата.
Әмма долларның еврога карата бәясе үзгәрмәде, ул 1,45 дәрәҗәсендә калды. Аналитиклар бу өлкәдә тотрыклылык урнашты, дип саный.
XS
SM
MD
LG