Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Төркия премьер-министрын көтәләр


Русия рәсми даирәләре Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганны көтәләр. Аның рәсми сәфәре 12-13 гыйнварда үтәчәк.
Сөйләшүләрдә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында киң кырлы мәсьәләр тикшереләчәк. Аерым алганда, Русия премьеры Владимир Путинның Төркиягә сәфәре вакытында ирешелгән килешүләр нигезендә, "Көньяк агым" газ үткәргечен төзү мәсьәләре тикшерләчәк. Бу хакта Русия премьер-министрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төркия матбугаты, шулай ук Азәрбайҗандагы хәл, Карабах мәсьәләсе дә күтәрелер, дип фаразлый. Төркия тәкъдим иткән Кавказ хезмәттәшлеге һәм тотрыклык платформасы яңадан каралачак. Төркия Русиянең Ереванга булган тәэсирен күз алдында тотып, Мәскәүдән Карабах мәсьәләсен чишүдә әүзем роль уйнавын таләп итә.
XS
SM
MD
LG