Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылачак


12 гыйнварда Русия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәр бәйрәмен билгеләп үтә. Сишәмбе көнне Казанда бу көнгә багышланган тантаналы утырыш булачак. "Һөнәрендә иң якшысы" дигән исемгә ирешкәннәрне тәбрикләү, дәүләт бүләкләрен тапшыру планлаштырылган.

Русиядә кануныйлык өчен көрәшкә Татарстан прокуратурасы да зур өлеш кертә, диелә рәсми белдерүдә.

Үткән елда бу оешма тырышлыгы белән икътисади кризис аркасында килеп чыккан канун бозуларны туктатып булды, меңләгән кеше канунсыз рәвештә эштән куылу, эш хакын түләмәү кебек мәсьәләләрдә яклау тапты, диелә прокуратураның матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.

Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне Русиянең элекке президенты Борис Ельцин карары белән кертелде. Ул инде 14нче тапкыр билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG