Мәрдиевның 3нчы урын алу ихтималы әлегә бар
Йөк машиналары арасында 9нчы этапның 7сендә Владимир Чагин КамАЗы җиңүче булып килә. 2 тапкыр Фирдәвес Кәбиров экипажы беренчелекне ала. Соңгы 9нчы этапта Фирдәвес, көпчәге тишелгән Чагин экипажын узып, алдан килә. Хәзерге вакытта “Дакар”да катнашучылар Чили башкаласы Сантьяго шәһәренә күченү белән мәшгуль. Булып узган 9 ярышның кайсысы чаллылар өчен катлаулы булган?
КамАЗның матбугат үзәге баш белгече Фәһим Җиһаншин әйтүенчә, иң авыры 7нче этап булган. Чөнки монда тагын бер КамАЗ экипажы, Илгизәр Мәрдиев машинасы зур зыян күрә, моторы ватыла. Бу машина башка КамАЗларга техник хезмәт күрсәтә. Шунлыктан аның авырлыгы башкалардан 1500 килограммга авыррак икән. Комлыкта тиз бата. Булган ватылу нәтиҗәсендә Мәрдиев экипажы тиешле вакыттан 5 сәгать соңарып килә. Моның өстенә аңа 5 сәгать штраф вакыты бирелә. Хәзер ул Чагиннан 6 сәгатькә калышып, 6нчы урында бара. КамАЗ матбугат департаменты, Илгизәрнең 3нчы урын өчен көрәшү мөмкинлеге барлыгын да әйтәләр.
Кәбиров әлегә “лейтенант”
“Дакар” сайтларында чит илләр матбугаты Кәбировны Владимир Чагинның “тугрылыклы лейтенанты” дип атый башлаган. Тугрылыклы лейтенант нәрсәне аңлата? Ярдәмчеме ул, хезмәтчеме?
“КамАЗ такымының тактикасы мәгълүм. Бу – алда баручы 2 экипажның берсен җиңүче итүгә юнәлгән. 3нче экипаж техник хезмәтче санала. Чагин машинасы 1нче этаптан башлап, зур тизлектә бара. Кәбировның холкы сүлпәнрәк, салмаграк. Ул җиңүнең икенче өлешен эшли.
Әйе, “Дакар” сайтында Кәбировны даими “Чагинның тугрылыклы лейтенанты” дип атыйлар. “Лейтенант” сүзенең француз телендә тагын бер мәгънәсе бар. Ул - “урынбасар” дигәнне аңлата. “Дакар”ның рәсми сайтында “КамАЗ-Мастер” хакында “Җиңүләр җитештерүче машина” диелә”, диде “Азатлык”ка Җиһаншин.
Фирдәвес Кәбиров узган елгы “Дакар”ның батыры. Русия президентына КамАЗ такымын кабул иткәндә беренче булып Кәбировның кулын кысарга туры килде. Президент быел беренче булып кемне җиңү белән котлар, “генерал” Чагиннымы, яки “лейтенант” Кәбировнымы? Болар фаразлар гына. Алда әле узышларның 5 этабы тора.