Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитидә дистә мең кеше үлгән булырга мөмкин


Һаитидә булган җир тетрәү аркасында дистә мең кеше үлгән булырга мөмкин. Төгәл мәгълүмат әлегә юк.

Һаити премьер-министры, 100 меңнән артык кеше үлгән, дип әйтә. Бу хакта Жан-Макс Бельрив Америка мәгълүмат чараларына белдерде.

"Чикләрне танымаучы табиплар" оешмасы вакытлыча ярдәм пунктларына бик күп кешенең китерелүе турында белдерә. Зыян күрүчеләр арасында авыр җәрәхәт алучылар да бар.

Илнең президенты Рене Превал, БМО вәкилчелегенең җитәкчесе һәлак булды, дип белдерде. Әмма БМО әлегә моны раслый алмый. Шул ук вакытта оешма, Берләшкән Миләтләр Оешмасының Һаитидәге бүлегендә эшләгән 14 кеше һәлак булган, 56 кеше яраланган, диде.
XS
SM
MD
LG