Русия премьер-министры Владимир Путин катнашлыгында купшы төстә ачылган "УАЗ" машиналарын җитештерү корылмасының хуҗалары планнарын үзгәртү турында белдерде. Машина җитештерү корылышы эшли башлавына бер генә ай үтте.
“Соллерс” ширкәте “УАЗ” машиналарын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән заказ килсә генә җитештерәчәк, сүз дистә машина турында гына бара. Элегрәк, конвейер эшли башлаган мәлдә мең ярым "УАЗ" автомобиле җыелачак, дип белдерелгән иде.
Әлеге ширкәттә җыелган беренче машина Италия премьер-министрына җибәреләчәк, диде Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин. Машина якын арада Италиягә тапшырылырга тиеш.