Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар басмалары укучыларын югалтмады


Башкортстанда бу елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары укучыларын саклап калуга ирешкән.

Башкортстан Министрлар кабинеты каршындагы Матбугат һәм полиграфия идарђсе башлыгы Эдуард Юлдашев яңа ел алдыннан 2010 елның беренче яртысына язылу барышына борчылу белдергән иде. Әлеге борчылулар урынлы булган. Кайбер гәзит һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты.

Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдђгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражга җиткән. 30 меңгә якын укучы язылган аңа. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 7 мең данәдән артып киткән. Балалар өчен нәшер ителњче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык гәзит һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге “игезәкләрен” узып китеп, 40 мең 600 укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында “Кызыл таң” гәзите дә үз укучыларын 3 меңгә арттырган һәм гомум тиражын 23 меңгә җиткергән.

Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде.
XS
SM
MD
LG