Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Невский экспресс"ның 2007 елгы казасында гаепләнүчеләр акланды


Новгород өлкәсе мәхкәмәсе 2007 елда "Невский экспресс" казасына бәйле рәвештә "террор"мәддәсе белән гапләнгән кешеләрне аклады.

Радионың җирле хәбәрчесе әйткәнчә, мәхкәмә бу кешеләр шартлаткыч мәтдәләрне канунсыз рәвештә саклауда гаепле дигән карар чыгарды. Чыгышы белән Ингушетиядән булган Саламбек Дзахкиев һәм Макшарип Хирдриев 10 һәм 4 елга иректән мәхрүм ителде.

Мәскәүдән Петербурга бара торган поезд 2007 елда казага очрады. Ул вакытта 60 кеше зыян күрде, үлүчеләр булмады.
Каза поезд юлына шартлаткыч салу аркасында булды.
XS
SM
MD
LG