Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент сайлау үтә


Киев – 38 бүлгедән килгән мәгълүматларга күрә, 15.00 сәгатькә катнашу дәрәҗәсе 44.5% тәшкил иткән. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, иң әүзем сайлаучылар Луганск, иң битарафлар – Ивано-Франковск өлкәсендә.

Президент урынына 18 намзәт дәгъва итә. Фикер белешүләргә күрә, төп көрәш Төбәкләр партиясе җитәкчесе Виктор Янукович белән премьер-министр Юлия Тимошенко арасында барачак.

Хәзерге президент Виктор Ющенко икенче турга үтә алмаячак, дип көтелә. Бүген Киевта тавыш биреп, Ющенко, Янукович белән Тимошенконы Украина бәйсезлегенә куркыныч тудыручы, Мәскәү тарафлы намзәтләр, дип атады. Тимошенко да, Янукович та, җиңгән очракта Русия белән араларны җайларга вәгъдә итә.

Беренче турда бер намзәт тә 50% тавыш җыя алмаса, 7 февраль көнне икенче тур үтәчәк. Украинада барлыгы 37 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар. Бар ил буйлап 30 мең тавыш бирү урыны ачылган. Алар җирле вакыт белән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Тавыш бирүне меңләгән чит ил күзәтүчесе күзәтә. Шул исәптән, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасыннан 600 күзәтүче.
XS
SM
MD
LG