Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Олимпиада стадионы янында мәчет төзелмәячәк


Лондонда 2012 Олимпиадага төзеләсе стадион янында "Тәблиг Җәмәгать" тыелган ислам оешмасының Европада иң зур мәчетне төзү планнары кире кагылды.

"Тәблиг Җәмәгать" Көнчыгыш Лондоннан куылды, ул анда канунсыз рәвештә вакытлы мәчет оештырган булган, дип хәбәр ителә. Шулай ук бу оешма 12 мең кеше сыйдырышлы мәчет төзергә җыенган. Ньюхэм районы Шурасы ислам оешмасы куылган җирләрне сатып алмакчы.

Әлеге тыелган ислам оешмасы 2007 елда мәчет төзергә җыенуы турында белдергән иде. 2012 елгы Олимпиада корылмасы янында мәчет төзүгә каршы мөрәҗәгатьне 48 мең кеше имзалады, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

XS
SM
MD
LG