Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Әрмәнстан килешүендә яңа проблема


Төркия Әрмәнстан конституция мәхкәмәсе карарына каршы чыга. Чөнки мәхкәмә тарафыннан расланган кайбер документларда 1915 ел вакыйгалары - геноцид дип аталган.

Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру юлында шактый тырышлык күрсәткән Төркиянең премьер-министры Тайип Эрдоган, бу хата төзәтелергә тиеш, югыйсә бу мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымына зыян китерәчәк, дип әйтте.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымы һәр ике илнең башлыгы тарафыннан кабул ителгән. Икенче адым буларак бу протоколлар һәр бер илнең үзендә каралырга тиеш иде. Процесста каршылыкка кермәү максаты белән башыннан ук ике ил арасында каршылык тудырган мәсьәләләр протоколга кертелмәде. Шул уңайган геноцид мәсьәләсе дә.

Мәгълүм булганча, Әрмәнстан Госманлы империясе вакытында миллион ярым әрмәннең үтерелүен әйтә. Төркия исә бу гаепләүне катгый кире кага.
XS
SM
MD
LG