Accessibility links

Красноярски губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп Әдһәм Акбулатов билгеләнгән


Александр Хлопонин Төньяк Кавказ федераль бүлгесендә президент вәкиле итеп куелуы сәбәпле, Красноярски губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп Әдһәм Акбулатов билгеләнде.

Аңа кадәр Акбулатов губернаторның беренче урынбасары һәм хөкүмәт рәисе булып торды.

Акбулатов 1960-нчы елның 18 июнендә Красноярски краенда туган. Красноярски политехника институтын һәм Русия хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, техника фәннәре кандидаты.

Чәршәмбе көнне Красноярски крае хөкүмәте үз вәкаләтләрен тулысынча туктатты. Министрлар әлегә вазыйфаларны башкаручы рәвешендә эшли.
XS
SM
MD
LG