Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд Әфганстанда хәрби стрaтегиядән кала цивиль стратегия дә булдыру шарт дип әйтте. Миллибанд бу хакта АКШның Әфганстан һәм Пакстан өчен махсус вәкиле Ричард Һолбрук белән очрашуы вакытында әйтте. Лондонда бүген "Әфганстан өчен цивиль стратегия" исемле конференциясе узды.
Иминлек мәсьәләсендә төп җаваплылыкның Әфганстанга тапшырылуы кирәклегенә басым ясаган Британия тышкы эшләр министры, Лондонда узган "Әфганстан өчен цивиль стратегия" конференциясенең бу процесска көч өстәячәгенә ышануын әйтте.