Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 55 меңнән артык кеше эшсез


Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрылыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 55 мең 236 кеше эшсез санала.
Теркәлгән эшсезләрнең яртысыннан күбрәге – хатын-кызлар (56,7%) , яшьләр – 34%, эшләмәүче ватандашлар 13,7% тәшкил итә.

Рәсми теркәлгән эшсезләрнең күбесе авыл җирендә яши, шәһәрләрдә хезмәт бирҗасына 3,9% кеше генә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.
XS
SM
MD
LG