Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Азәрбайҗан һәм Армәнстан президентлары очрашты


Русия, Азәрбайҗан һәм Армәнстан президентлары Таулы Карабах мәсьәләсен тикшерде.

Сочида дүшәмбе көнне Русия, Азәрбайҗан һәм Армәнстан президентлары очрашуында Таулы Карабах мәсьәләсе тикшерелде. Сөйләшүләрдә катнашкан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр иткәнчә, Бакы һәм Ереван низагны хәл итү килешүенә каршылыклар калган мәсьәләр хакында өстәмә тәкъдимнәр әзерләргә килеште.

Русия Бакы һәм Ереван арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга җыенуын яңадан белдерде.
XS
SM
MD
LG