Туймазы татар иҗтимагый үзәге рәисе Замир Низаметдинов сүзләренчә, туймазылар кабель телевидениесе аша заманында Казан тапшыруларын караган булган. 4 ел элек республика хакимияте тыюы белән аны туктатканнар. Шуннан бирле Туймазы җәмәгатьчелеге төрле түрәләргә хатлар, мөрәҗәгатьләр яудыра, ләкин нәтиҗәсе юк.
“Без Русия, Башкортстан һәм Татарстан президентларына мөрәҗәгать итеп карадык, ләкин файдасы булмады. Соңгысы агымдагы елның 5нче гыйнварында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка җибәрелде. Президент аппаратыннан хатның алынуы турында хәбәр килде.
Анда хатка җавап җибәреләчәк диелгән. Ләкин эш шул җаваптан артмас кебек, нинди дә булса чаралар күрелүенә ышанычыбыз бетте. Бу аеруча халык исәбен алу елында тормышка ашмый торган хыял. Чөнки Башкортстан татарына татарча телетапшырулар карау “зыянлы”. Аның милли үзаңы үсә һәм ул җанисәптә “тиешле булмаган милләткә әйләнүе ихтимал”