Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинадагы рәсми вәкиле эшенә кереште


Русиянең Украинадагы рәсми вәкиле Михаил Зурабов яңа урында беренче белдерүләрен ике телдә ясады. Ул Русия һәм Украина мөнәсәбәтләрендәге потенциалны үстерергә вәгъдә бирде.

Михаил Зурабов бу урынга үткән елның августында билгеләнгән иде. Әмма соңыннан Русия президенты Дмитрий Медведев Украина җитәкчесе Виктор Ющенконы тәнкыйтьләгән хат язды. Ул Русия вәкилен Украинага җибәрмәскә булды.

Украинада үткән беренче тур президент сайлауларыннан соң, Русия президенты Михаил Зурабовка Украинада Русиянең вәкиле вазыйфасына керешергә әмер бирде.
XS
SM
MD
LG