Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты вәкилләре АКШта рәсми очрашулар үткәрде


Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге вәкилчелек АКШта рәсми очрашулар үткәрде. Татарстаннарны Кушма Штатларның дәүләт департаментында Русия белән мөнәсәбәтләрне багучы рәсмиләрнең берсе - Д.Рассел кабул итте.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин белән президент каршындагы Дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Һовард Соломон очрашты. Татарстан парламенты җитәкчесе аңа Казанда АКШның төбәк консуллыгын ачу мәсьәләсен карауны тәкъдим иткән. Американ ягы бу тәкъдимгә кызыксыну белдергән, дип хәбәр итә Татарстанның Дәүләт шурасы матбугат үзәге.

Татарстан вәкилләре Кушма Штатлар конгрессында булып, анда сенатор Бен Нельсон һәм конгрессмән Денис Кусинич белән дә очрашкан. АКШ вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын белдергән дип хәбәр ителә.

Фәрит Мөхәммәтшин АКШта яшәүче татар галиме Роальд Сагдеев белән дә күрешеп сөйләшкән.

Татарстан вәкилләре шулай ук Нью Йорк штаты башкаласы Олбани шәһәрендә җирле парламент җитәкчелеге белән очрашкан.
Анда Казан кунаклары үзара аңлашу турында меморандум имзалаган.

Фәрит Мөхәммәтшин Нью Йорк штаты вәкилләрен Казанга чакырган. Моңа кадәр Русия төбәкләренең АКШ штатлары белән турыдан-туры мөнәсәбәтләр урнаштырганы булмаган.
XS
SM
MD
LG