Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ сөйләшүләре февральдә дәвам итәчәк


Русия һәм АКШ арасында яңа стратегик кораллар килешүе мәсьәләсендәге сөйләшүләр 1 февральдә Җеневада дәвам итәчәк.
Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко хәбәр итте.

27 гыйнварда АКШ һәм Русия президентлары телефоннан сөйләшү үткәрде. Анда яклар якын арада АКШ һәм Русия вәкилләренә яңа килешүнең деталләрен килештереп бетерергә күрсәтмәләр бирергә килеште, диде Нестеренко.

Бу юнәлештә берөзлексез эш алып барыла, диде тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.
XS
SM
MD
LG