Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин банкларга 250 миллиард бүлеп бирергә чакыра


Русия премьер-министры Владимир Путин ипотека кредитларының процентларын киметү өчен банкларга ярдәмгә 250 миллиард сумны бүлеп бирүне тизләтергә чакырды.

50 миллиард сум Внешторгбанк акчаларыннан,160 миллиард пенсия өчен җыелган фондлардан, 40 миллиард сум дәүләт байлыгы фондыннан алыначак, диде Путин.

Премьер, белгечләр фикеренчә бу акчалар банкларга ипотека процентларын 10-11% кадәр киметергә ярдәм итәчәк, дип белдерде. Хәзерге вакытта ипотека кредитлары 14% арттырып түләү шарты белән бирелә, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG