Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШ белән хәрби алмашны һәм иминлек сөйләшүләрен туктата


Вашингтонның Тайваньга 6,4 миллиард долларлык корал сату планы сәбәпле Кытай тышкы эшләр министрлыгы Кушма Штатлар белән хәрби алмашны һәм иминлек сөйләшүләрен туктатып торуын белдерә.

Министрлык бу эштә катнашучы АКШ ширкәтләренә каршы чикләүләр кертәчәген дә әйтә.

Кичә президент Обама идарәсе Конгресста Тайваньга беренче мәртәбә корал, шул исәптән 60 Black Hawk хәрби боралагы һәм ракетларга каршы кулланылучы йөздән артык Patriot ракеты сату ниятен игълан итте.

Кытай Тайваньны үз биләмәсе дип саный.
XS
SM
MD
LG