Accessibility links

Иранда тагын 16 демонтсрацияче мәхкамә каршына баса


Иран дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары былтыргы президент сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп декабрь аенда урамга чыккан тагын 16 кешенең бүген Тәһранда мәхкамә каршына басуын белдерә.

Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы белдерүенчә, хөкемгә тартылучыларның бишесе мөһәриб, Алла дошманы булуда һәм бозыклыкта гаепләнә. Аларга үлем җәзасы яный.

Калганнары җыелып иминлеккә, хакимияәткә каршы пропаганда турында сүз берләштерүдә һәм чуалышлар чыгарып иминлеккә зыян китерүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG