Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар ягында Русиядәге беренче рөхсәтле казино ачылды


Русиянең Краснодар ягында, Азов-Сити исемле көньяк комарлы уеннар зонасында Русиядәге беренче хокукый уен йорты, Оракул казиносы ачылды. Ул тәүлек буе эшләячәк.

Ачылыш тантанасында Казанның Роял Тайм ширкәте башлыгы Рәшит Таймасовка Азов-Ситида комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү өчен рәсми рөхсәт танталы рәвештә тапшырылды.

Оракул казиносына беренче уенчыларны Ростов һәм Краснодардан автобуслар бушлай китерә. Бу казинога көненә 500-ләп кеше килер дип көтелә.

Русиядә хокукый рәвештә эшләүче беренче казино үз чыгымнарын бер ел эчендә каплар дип исәпләнелә.

Көньяк Федераль бүлгенең уен кәсебе хезмәткәрләре төбәк берләшмәсе мөдире Николай Оганезов әйтүенчә, бү кәсеп белән шөгыльләнгән күп кенә эшмәкәрләр хәзер Казан эшмәкәрләре тәҗрибәсен күзәтәчәк. Беренче казино бөлмәсә, күтәрелеп китсә, башкалар да шундый уен йортлары ачачак.
XS
SM
MD
LG