Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония үз көймәләренең Русиядән утка тотылуына ризасызлык белдерә


Япония бәхәсле Курил утраулары янында Русия чик сакчыларының 2 япон балыкчылык көймәсенә ут ачуына ризасызлык белдерде.

Белдерүдә җомга көнне Русия чик сакчылары 2 япон көймәсен утка тоткан диелә.

Көймәләр Һоккайдо утравындагы портка кайтканнан соң аларда автомат коралдан утка тотылу эзләре табылган.

Икенче дөнья сугышы чорында Япониянең Курил утрауларын Советлар Берлеге басып алу ике ил арасында дәвам итүче низагъның төп сәбәбе.
XS
SM
MD
LG