Accessibility links

Карзаи Талибанны корал ташларга чакыра


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Талибан сугышчыларын корал ташлап Әфганстан кануннарын кабул итәргә өндәде һәм хөкүмәт илдә тынычлык вә иминлек урнаштыру өчен мөмкин булганны эшли диде.

Бу атнада көнбатыш беректәшләре Талибан сугышчыларын гыйсъянчылыктан тыелырга һәм илдәге сәяси процессларга кушылырга күндерү өчен тулырак програм булдыру турында килеште.

Бүгенге матбугат очрашуында Карзаи тагын бер мәртәбә татулашу тәкъдиме әл-Каидә әгъзаларына карамый, Әфганстанда террорчыларга урын юк диде.
XS
SM
MD
LG