Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә оппозиция җыеннар үткәрү иреген яклый


Русиянең кайбер шәһәрләрендә оппозиция җыеннар үткәрү иреген яклау чаралары уздырды.

Ростов-Донда рөхсәтсез пикет оештырылды. Азартлык радиосы хәбәрчесе әйтүенчә, дистәләп кеше тоткарланган.

Чараны оештыручылар җирле хакимиятне конституциядә гарантияләнгән хокукларны бозмаска чакыручы мөрәҗәгатькә берничә дистә имза җыеп өлгергән.

Владивостокта шундый ук пикет уздыруны хакимиятләр рөхсәт итте. Чараны “Русия инициатив ватандашлары иптәшлеге” исемле оешманың 20-ләп активисты оештырды. Пикетчылар сүз иреген яклап чыкты һәм элекке милиция майоры Алексей Дымовскийга теләктәшлек белдерде.

Красноярскийда җыеннар үткәрү иреген яклаучы митингта утызлап кеше катнашты.
Мондый чара Мәскәүдә дә үткәрелә.
XS
SM
MD
LG