Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Ислам инкыйлабының 31 еллыгын бәйрәм итә


Иранда Ислам инкыйлабының 31 еллыгын бәйрәм итү тантаналары башланды. Бәйрәм чаралары 10 көн дәвам итәчәк.

Дүшәмбе көнне Иранга инкыйлаб юлбашчысы аятулла Хөмәйнинең кайтуын искә алдылар.

Тәһранда Хөмәйни төрбәсе янындагы тантанада Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Иран ислам инкыйлабы күп кенә илләр өчен рух чыганагы булып тора диде.

Быел Иранда бу тантаналар сәяси киеренкелек белән үтә. Оппозиция былтыргы президент сайлау нәтиҗәсе белән килешми. Илдә инкыйлабны искә алганда яңа протест чаралары да оештырылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG