Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда кулга алынган американнар азаплауларга зарлана


Пакстанда террор һөҗүмнәре әзерләүдә гаепләнеп кулган алынган 5 АКШ ватандашы мәхкамә утырышында үзләренә карата азаплаулар кулланылганлыгын белдерде. Хөкем ителүчеләрнең адвокаты азаплаулар вакытында электр шогы да кулланылганлыгын әйтте.

Бу кешеләр АКШка килү белән күп тә үтмәстән, узган декабрь аенда кулга алынган иде.

Алар Пакстандагы Талибан хәрәкәте белән электрон почта элемтәсендә булуда гаепләнә. Талибан алар ярдамендә террор һөҗүмнәре оештырырга теләгән диелә.

Гаепләнүчеләр бу гаепләүләрне кире кага.

Мәхкамәнең киләсе утырышы 16 февральдә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG