Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевның "фикер үзәге" хисабында сәяси система алмашы карала дип фаразлана


Чәршәмбе, 3 февральдә Русиянең Заманча тәрәккыять институтында «XXI гасыр Русиясе: иртәгә теләнгән сүрәте” исемле хисап тәкъдим ителәчәк.

Төрле имеш-мимешләргә сәбәп булган, әмма 3 февраль көндезге сәгать икегә кадәр киң җәмәгатьчелеккә чыгару тыелган хисапның серлелеге, РБК хәбәр агентлыгы белдерүенчә, анда сүзнең эволюцион юл белән хакимият алмашы турында баруына бәйле.

Президентның “фикер үзәге” саналган институттагы либераль белгечләр әзерләгән хисап йөз битлек эссе рәвешендә язылган.

Аны җәмәгатьчелеккә интститут идарәсе рәисе Игорь Юргенс һәм Евгений Гонтмахер түгәрәк өстәл сөйләшүендә тәкъдим итәчәк, белгечләр Русиянең киләчәген заманчалаштыру турында фикер алышачак.
XS
SM
MD
LG