Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Талибан белән татулашу максатында Согуд Гарәбстанына килде


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Талибан белән татулашу эше белән Согуд Гарәбстанына килде.

Карзаи Согуд Гарәбстанын үз тәэсирен исламчы Талибанны корал ташларга күндерү өчен файдаланырга чакырып килә.

Согуд рәсмиләре, Талибан сугышчылар белән бәйләнешләрен өзеп, чыгышы белән Согуд Гарәбстаныннан булган террорчылар җитәкчесе Усама бин Ладенны куып чыгармый торып, патшалык Әфганстанда тынычлык урнаштыру эшендә катнашырга җыенмый дип белдерде.

Чәршәмбе Карзаи Согуд патшасы Габдулла белән очрашырга җыена.
XS
SM
MD
LG