Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәрбәладагы интихар һөҗүмендә 20 кеше һәлак булды


Гыйракта шигыйларның изге урыны Кәрбәла шәһәрендә аларга каршы юнәлдерелгән һөҗүмдә 20 кеше һәлак булды. Хәсрәханә рәсмиләре һөҗүмдә бер хатын-кыз, 2 бала белән бергә 20 кешенең үлүен, 116 кешенең яралануын әйтте.

Бәгъдатта бер көн элек шигыйларга каршы юнәлдерелгән һөҗүмдә 54 кеше үлгән иде. Бу көннәрдә шигый мөселманнар Кәрбәлада Имам Хөсәеннең үтерелүенең 40нчы көнен искә ала.
XS
SM
MD
LG