Accessibility links

Кайнар хәбәр

“РуссНефть” белән “Башнефть” берләшергә мөмкин


Янәдән Михаил Гуцериев идарәсенә күчкән “РуссНефть” һәм Владимир Евтушенков җитәкчелегендәге “Система” финанс корпорациягә караган “Башнефть” киләчәктә берләшергә мөмкин. Бу хакта RБК daily хәбәр итә.

“Система” Башкортстан нефть комплексының кыйммәтле кәгазьләрен сатып алганнан соң, эшкәртү өлкәсен чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп басты. Үзләрендә табылган чимал гына барлык ихтыяҗларны канәгатьләндермәү сәбәпле, нефтьне ЛУКОЙЛ һәм ТНК-BP-дан сатып алырга туры килде.

Шуңа нефть табучы “РуссНефть” белән аны эшкәртүче “Башнефть”нең кушылуы бик ихтимал.

Берләштерелгән ширкәтне Гуцериев җитәкләр дип фаразлана. Ә аның 49% хиссәләре “Система”да булачак.
XS
SM
MD
LG