Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда талибларга каршы киң күләм хәрби чара әзерләнә


Әфганстанда Гыйльмәнд вилаятендә талибларга каршы күләмле чарага әзерлек бара. НАТО гаскәрләре башлыгы Стэнли Маккристал әйткәнчә, илнең гаскәрләре белән уртак чарада сугышчыларны алар контролендә булган җирләрдән этеп чыгару максаты куела.

Бу Әфганстанда 2001 елда башланган сугыштан соң иң зур хәрби чара булачак, дип яза мәгълүмат чаралары.

Гыйльмәнд вилаятендә яшәүче меңнәрчә кеше күң күләм чаралардан куркып өйләреннән качып киткән, дип хәбәр итә "Азат Әфганстан" радиосы.
XS
SM
MD
LG