Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда Сталин һәйкәленә бәйге игълан ителде


Сарытау өлкәсе һәм шәһәренең коммунистлар фиркасе Сталинга һәйкәл кую һәм шәһәрнең бер районына Сталин исемен кайтару юнәлешендә эш алып баручы оештыру комитетын булдырды. Бу эшләрне коммунистлар фиркасе Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрә.

Оештыру комитеты СССРның бөек дәүләт эшлеклесе Йосиф Сталинга һәйкәл урнаштыру урыны мәсьәләсендә тәкъдимнәр җыя башлады, дип хәбәр итә фирканең интернет сәхифәсе.

Һәйкәлгә бәйге игълан ителде. Җиңүчегә 10 мең сум вәгъдә ителә, тагын 2 мең сумлык өстәмә бүләкләр каралган.
XS
SM
MD
LG