Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белгечләре кисәтә: "Чара табылмаса халык саны кимиячәк"


Русия фәннәр академиясе чишелеш табылмаган очракта, Русиядә халык санының 2050 елга кадәр 43% кимиячәген һәм халык санының 93 миллионга калачагы турында кисәтте. Белгечләр илдәге демография мәсьәләсен чишү өчен 5 тәкъдим белән чыкты. Аракы һәм тәмәкегә каршы көрәш, гаилә сәясәтен үстерү, бала тудыруны арттыру һәм сәламәтлек системын яхшырту.

Русия белгечләре фикеренчә, әгәр хакимият бу тәкъдимнәргә колак салмаса, ил халкының саны 40 ел эчендә 43% кимүе ихтимал. Русия фәннәр академиясенә бәйле төбәк һәм мәдәниятләрне тикшеренү белгече профессор Коротаев һәм башка белгечләр катнашуында узган тикшеренүдә ил халкы санын кимү проблемасын тикшерде.
XS
SM
MD
LG