Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге бәрелештә 36 кеше үлде


Йәмәннең төньягында гыйсьянчылар белән хәрбиләр арасында чыккан бәрелештә 36 кеше һәлак булды. Хәрби чыганакларга караганда, хакимият белән шигый зәйди гыйсьянчылар белән килешү булдыруга санаулы көннәр калганда, башкаладан 240 чакрым ераклыкта илнең төньягындагы Согyд Гарәбстаны чигенә якын төбәктә башлаган бәрелештә 12 хәрби, 24 сугышчы үлгән.

Хөкүмәтнең аерым дәүләт төзүдә гаепләгән зәйдиләр, күптән түгел атышларны туктату өчен хакимият тәкъдим иткән шартларны кабул иткән иде.

6 ел элек кораллы сугыш башлаган зәйдиләр, илне бүлү ниятендә булмауларын алга сөрә.

XS
SM
MD
LG