Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен Януковичны Украина сайлауларында җиңү белән котлады


НАТО башлыгы Андерс Фог Расмуссен Виктор Януковичны Украина президенты сайлауларында җиңү белән котлады.

Расмуссен НАТО һәм Украина хезмәттәшлегенең алга таба үсеп баруына өметен белдерде.

Элегрәк Янукович Украинаның НАТО кушылуы мәсьәләсе илкүләм референдумга чыгарылырга тиеш, дип белдергән иде.

Пәнҗешәмбе көнне Украина президенты сайлауларында җиңү белән Төбәкләр фиркасы башлыгы Виктор Януковичны Европа Берлеге вәкилләре, АКШ җитәкчесе һәм Грузия президенты котлады.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, Янукович үзенең көндәше Тимошенкога караганда өч ярым процентка күбрәк тавыш җыйды.
XS
SM
MD
LG